ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган

8 сентябрь 2017, 09:57

Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган «Казанский вестник молодых ученых» яңа фәнни басмасы гуманитар юнәлештәге тикшеренү нәтиҗәләрен урнаштыру өчен чыгарыла.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү институтында.

«Казанский вестник молодых ученых» яңа фәнни басмасы тарих, педагогика һәм филология буенча гуманитар юнәлештәге тикшеренү нәтиҗәләрен урнаштыру өчен чыгарыла.

Журнал редакциясенең эше Казан федераль университеты магистрлары һәм аспирантлары өчен генә юнәлдерелмәгән. Биредә үз эшләрен республиканың һәм Идел буе окрыгының барлык югары уку йортлары бастыра алачак.

Басманы югары аттестация комиссиясе (ВАК) исемлегенә, киләчәктә Scopus матбугатлар базасына кертү планлаштырыла. Әлеге юнәлештә беренче адымнар ясала башлаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр