ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Татар дөньясы

Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә Германиянең татар берләшмәсе катнашачак

8 сентябрь 2017, 09:36 , Фото: tatarlar-deutschland.de

Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә Германиянең татар берләшмәсе катнашачак Фестиваль программасында татар халкы тарихы, мәдәнияте һәм этнографиясе тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Анда шулай ук идарә рәисе Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары катнашачак.

Фестиваль программасында татар халкы тарихы мәдәнияте һәм этнографиясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар татар милли киемен, Татарстан фотосурәтләрен карый, татарларның көнкүреше, музыкасы, җырлары белән таныша алачак. Шулай ук аларга Татарстанның бүгенгесен чагылдырган туристлык буклетлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш барлык теләгән кеше өчен татар милли аш-суы буенча Зимфира Гыйззәтуллина, Гүзәлия Бениш, Джулия Герасимова мастер-класс уздырачак. Биредә кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк, кош теле кебек ризыклар пешерүдә катнашып, аннан соң аны авыз итәргә мөмкин булачак.

Әлеге фестиваль Идел буе халыкларына багышланган танып белү кичәләрен ачып җибәрә. Аны уздыруны Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе тәкъдим иткән.

1 октябрьдә Берлинда шулай ук татар биюләре буенча хореограф Нигина Әхмәдуллина мастер-класс үткәрәчәк. Ул әлеге чарада катнашу өчен Берлинга махсус киләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр