ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
25 сентябрь – 1 октябрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр

Фән һәм мәгариф

Чирмешәндә мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләделәр

8 сентябрь 2017, 03:00

Чирмешәндә мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләделәр “Яшь судомоделист” түгәрәгендә (Күтәмә мәктәбе) шөгыльләнүче шәкертләре - көймәчеләр исә республика ярышларында 58 команда арасында 4 урын иясе.

(Чирмешән, 8 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагогларын һәм мәктәпләрдәге иҗтимагый балалар оешмалары җитәкчеләрен бүләкләде. Шунысы сөендерә, остазларның да, укучыларның да Россия күләмендә үк уңышлары бар, дип яза район газетасы.

Үзәк директоры Флера Гыйләҗетдинова өстәмә белем бирү педагоглары җыенында узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, төрле бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Аеруча техник юнәлештәге эшләр яхшы бәя алган. “Авиамоделизм” түгәрәге җитәкчесе Фаиз Билалов (Лашман мәктәбе) өстәмә белем бирү педагогларының “Балаларга йөрәгемне бирәм” республика һөнәри бәйгесендә катнашып, зона этабында өченче урын яулады, ул республика конкурсы финалисты. Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабында “Робототехника” түгәрәгендә шөгыльләнүче Артем Турлуков һәм Ефим Калмыков (җитәкчеләре Юрий Еферов, Әккәрәй мәктәбе) 58 катнашучы арасында бишенче урынга лаек булдылар. Александр Уляшкинның “Яшь судомоделист” түгәрәгендә (Күтәмә мәктәбе) шөгыльләнүче шәкертләре - көймәчеләр исә республика ярышларында 58 команда арасында 4 урын иясе.

Яшь укчы Ләйсән Миһманова (җитәкчесе Фаиз Билалов, Лашман) Бөтенроссия җәядән ату турнирыннан икенче урын яулап кайтты. “Без бергә!” республика фестивалендә Ләйсән Насыйбуллина, “Музыкаль тамчы” түгәрәге (җитәкчесе Гөлинә Вәгыйзова, Иске Кади мәктәбе) шулай ук икенче урынга лаек булдылар. “Кул эшләре серләре” түгәрәгенә йөрүче Регина Якунина, Ләйсән Гамирова, Юлия Максимова (җитәкчеләре Татьяна Новичкова, Чирмешән лицее) “Оныкчыклар Җиңү ясый!” бәйгесендә катнашып, республика күләмендә грамоталар белән бүләкләнделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр