ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Түбән Кама районында юл кырыена төшеп киткән “сигезле” машинасы йөртүчесе һәлак булган
Татарстанда 2018 елга республика халыклары мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Татарстан "Форд Соллерс Холдинг" компаниясеннән 14 мәктәп автобусы алачак

7 сентябрь 2017, 18:36

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы илнең 77 субъектына 1,5 меңнән артык мәктәп автобусы сатып алырга 3 миллиард сум акча бүлеп биргән.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Татарстан  "Форд Соллерс Холдинг" компаниясенең 22 — 24 кеше сыйдырышлы 14 мәктәп автобусын алачак, диелә 6 сентябрьдә бастырылган Россия Хөкүмәте боерыгында.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 77 субъекттагы Мәгариф һәм фән министрлыкларына мәктәп автобуслары сатып алуга 3 миллиард сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирде.

Боерык нигезендә 1549 мәктәп автобусын Россиядә җитештерелә торган "ГАЗ” Автомобиль заводы”, "Форд Соллерс Холдинг", "Павлов автобус заводы", "Курган автобус заводы", "Волгабас" предприятиеләреннән китерәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10