ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Сәясәт

Россия тимер юллары Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде

7 сентябрь 2017, 09:35

Хәзерге вакытта югары тизлекле тимер юлны йөк ташу өчен куллану мәсьәләсе карала.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия тимер юллары Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрален проектлауны төгәлләде, дип белдерде Көнчыгыш икътисади форумында компаниянең беренче вице-президенты Александр Мишарин. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә.
 
Проект экспертизага тапшырылган инде. Моннан тыш, проектка «Ефәк юл» фонды аша Кытайдан инвестицияләр кертү турындагы уртак килешү һәм меморандумнар әзерләнгән.
 
Мишарин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта югары тизлекле тимер юлны йөк ташу өчен куллану мәсьәләсе карала. Бу – проектка кертелгән инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр