ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Сәүдә челтәрләре сөт ризыклары хакын 80 процентка кадәр арттыра – министрлык
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино челтәрен үстерергә вәгъдә итә
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Узган ел Татарстанда кеше хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр 12 процентка арткан

Фән һәм мәгариф

Россиядә аспирантларның стипендиясен арттырырга ниятлиләр

7 сентябрь 2017, 08:08

Россиядә аспирантларның стипендиясен арттырырга ниятлиләр Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кзыксындыра ала, ди мәгариф һәм фән министры.
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аспирантларның стипендия күләмен арттыру мәсьәләсе каралуын җиткергән. Бу хакта министр Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университет студентлары белән очрашуда җиткерде, дип яза “Известия”.
 
“Минемчә, стипендия артырга тиеш. Бу хакта сөйләшүләр бара”, – дигән Ольга Васильева. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә талантлы яшьләргә булышлык күрсәтү төп максатларның берсе булып тора. “Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кзыксындыра ала”, – дигән министр. 
 
Белешмә өчен, техник юнәлеш буенча аспирантларның минималь стипендия күләме – 7 мең сум булса, башка юнәлешләрдә 3 мең сум.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр