ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Фән һәм мәгариф

КФУның Алабуга институты студентларының стипендиясе 6,9 процентка арткан

6 сентябрь 2017, 18:37

КФУның Алабуга институты студентларының стипендиясе 6,9 процентка арткан Хәзер югары уку йортындагы база стипендиясе 1,7 мең сумны тәшкил итә.

(Алабуга, 6 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). 1 сентябрьдән КФУның Алабуга институты студентларының стипендиясе 6,9 процентка арткан. Бу хакта бүген югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

"КФУ ректоры Илшат Гафуров боерыгы белән индексацияләү нәтиҗәсендә 1 сентябрьдән Казан федераль университетында база дәүләт академик стипендиясе күләме 6,9 процентка үскән һәм 1590 сум урынына 1700 сум булган. Уку алдынгыларына (бишлегә укучылар) 2550 сум түләнәчәк, элек алар ай саен 2385 сум алган. Дәүләт социаль стипендия күләме шулай ук 2550 сумга кадәр арткан", – дип сөйләде КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте җитәкчесе Надежда Хәмидуллина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр