ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Фән һәм мәгариф

Казан моторлар төзү сәнәгать берләшмәсе техник иҗат түгәрәкләренә чакыра

6 сентябрь 2017, 17:07 , Фото: kmpo.ru

Казан моторлар төзү сәнәгать берләшмәсе техник иҗат түгәрәкләренә чакыра Дәресләргә белем бирү оешмаларының 7-9 сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары йөри ала.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). «Казан моторлар төзү сәнәгать берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте белем бирү оешмаларының 7-9 сыйныф укучыларын, урта һөнәри белем бирү йортлары студентларын техник иҗат түгәрәкләренә чакыра, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Түгәрәкләр «Газодинамика һәм газотурбиналы двигательләр», «Автоматизация һәм механизация», «3D-модельләштерү һәм технология ЧПУ» юнәлешләре буенча эшли.

Дәресләрне белем бирү йортларында укыту тәҗрибәләре һәм фәнни дәрәҗәсе булган двигатель төзелеше тармагындагы югары квалификацияле белгечләр алып бара.

Түгәрәкләр «Казан моторлар төзү сәнәгать берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең Укыту-сәнәгать үзәге базасында, Казан шәһәре, Деменьев урамы, 1 йорт адресы буенча үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 294-76-21.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр