ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Дин

Чистайның "Әнәс" мәчетендә кул көрәше үткән

6 сентябрь 2017, 16:06

Чистайның Мәчеттә бишенче ел рәттән мөмкинлеге чикле кешеләр өчен төрле спорт ярышлары үткәрелә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Ислам дине кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Үзенең ничек туклануы, сәламәтлеге турында һәр мөселман кайгыртырга тиеш. Шул уңайдан Чистай районының “Әнәс” мәчете бишенче ел рәттән мөмкинлеге чикле кешеләр өчен төрле спорт ярышлары үткәрә. Рамазан аеннан соң алар өчен махсус “бочче” уены үткәрелсә, Корбан бәйрәме уңаеннан мөмкинлеге чикле кешеләр арасында армрестлинг буенча ярышлар уздырылган. Кырыкка якын спортчы беренче, икенче, өченче урыннар өчен көч сынашкан. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара тәмамланганнан соң “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбу Бәкер хәзрәт һәрбер катнашучыны Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд Кыямов һәм “Әнәс” мәчете меценаты Тәлгать Әхмәтҗанов исеменнән тәбрикләгән. Һәрбер спортчыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр