ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чистай районында 66 яшьлек ир-ат янып үлгән
Казандагы юл һәлакәтләрендә төп факторларның берсе – машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозуы
Путин кортежы үтә торган юлларга мина куелуы турында 60 шалтырату килгән
Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңнарны сагынып кайтам

Дин

Түбән Камада мохтаҗларга корбан ите өләшүне дәвам итәләр

6 сентябрь 2017, 15:08

Түбән Камада мохтаҗларга корбан ите өләшүне дәвам итәләр Үзе килеп ала алмаучыларга итне өйләренә илтеп бирәләр.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың 800 дән артык кешесе быел мөхтәсибәт исеменнән корбан ите алды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Ит өләшү дәвам итә.

Корбан күчтәнәче салынган капларны инвалидларга, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә тапшырдылар. Итне алырга мәчеткә килә алмаучыларга каплар адрес буенча таратыла.

Хәйрия акциясенә мәктәп балалары, волонтёрлар кушылды. Мисал өчен, “Ихсан” рухи үзәге җитәкчесе Марат хәзрәт Хафизов җитәкчелегендә 20 дән артык ялгыз яшәүче пенсионерга 2 шәр кг корбан ите таратылды, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр