ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел
Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган
“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган

Фән һәм мәгариф

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына генераллар килде

6 сентябрь 2017, 09:00

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына генераллар килде Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев исемен йөртүче мәктәпне үзгәртеп коруга байтак – 51 миллион сум чамасы акча тотылган.

(Чирмешән, 6 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Зур ремонттан соң, Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты кабат үз ишекләрен ачты. 9 еллык бу уку йортына бүген кунаклар да күп килде.

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев исемен йөртүче мәктәпне үзгәртеп коруга байтак – 51 миллион сум чамасы акча тотылган. Тикмәгә түгел, элеккеге белән чагыштырсаң, бина һәм аның тирә-юнен танырлык та түгел, ул аерым бер комплекс сыман.

-Бинаның стеналары гына иске, калган бөтен җир яңарды, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов.

-Бу эштә булышкан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүгенге тантанада чыгышында. -Үзе дә биредә укыган Нариман Сваровский аерым хөрмәткә, мактауга лаек.

Рязаньда югары хәрби училищеда белем алучы, киләсе елда офицер булачак Нариман Сваровскийны, гомумән, әлеге чарада күпләр телгә алды. Мәктәп-интернатны өр-яңа итү өчен башлап йөрүче нәкъ ул бит. Президент Миңнеханов Чирмешәнгә килгәч, Нариман аңа мәктәп-интернатны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Курсант якташыбыз Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән дә элемтәгә чыккач, бу эш уңай чишелеш тапты – ярты ел дигәндә мәктәп-интернатның уку һәм интернат корпусларын капиталь ремонтлап куйдылар, бинаны бәйрәм ясап ачтылар.

Мәктәп-интернатта тирә-як тагы сигез шәһәр һәм районнардан, шулай ук Чирмешәннән 5-11нче классларда 142 егет һәм кыз укый.

Бу чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та катнашты.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән яңа уку елы белән котлап, ул болай диде: “Бүген сезнең тормышта дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – булачак һөнәрегезгә беренче адымыгызны ясадыгыз, төп белем алу белән бергә махсус әзерлек тә үтәргә уникаль мөмкинлек бирелә. Моның өчен сезнең кадетлар мәктәп-интернатында тиешле шартлар тудырылган: материаль – техник база ныгытылган, яңа йокы һәм уку корпуслары төзелгән. Укыгыз, хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, һәрвакыт кадетлар дуслыгын һәм бер-берегезгә таяныч булуыгыз аша Ватанны данлавыгыз мөһим“.
Баш федераль инспектор педагогларга һәм булачак Ватан сакчыларына рәхмәт сүзләре ирештерде.

Бүген Идел буе федераль округындагы кадетлар корпусларында 1500дән күбрәк кеше укый, шул исәптән 244се – күп балалы гаиләләрдән, 95се – ятимнәр һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүмнәр.

Моннан 9 ел элек оештырылган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында 8нче класста укучы Риназ Мөхәммәтҗанов биредә уку шартларыннан бик канәгать.
-Форма-кием бирәләр, яхшы ашаталар, - ди ул.

Бәйрәмдә ике генерал: Үзәк хәрби округының хәрби-патриотик эш буенча өлкән инспектор Анатолий Молоствов һәм “Юнармия“ төбәк хәрби-патриотик хәрәкәт рәисе Александр Бородин, ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова һәм башкалар да мәктәп коллективына, кадетларга тәбрикләүләр җиткерделәр. Кунакларга төзелеш сыйфаты бик ошады.

Бу бәйрәм барышында мәктәп-интернат аның исемен йөрткән Советлар Союзы Герое генерал Иван Никитич Коневка багышланган мемориаль такта да ачылды.

...Якты, иркен корпуслар кабинетларында озакламый өр-яңа җиһазлар да урнаштырылачак. Бу эшне Яшел Үзән суднолар төзү заводына йөкләгәннәр. Бәлки киләсе елда ук мәктәп-интернатның үз ашханәсе, үз спорт залы да булыр. Әлеге мәсьәләне хәл итү юнәлешендә дә конкрет эш башламакчылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр