ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Фән һәм мәгариф

Чаллы кадеты янгын сүндерүчеләр тарафыннан Рәхмәт хаты һәм уенчык машина белән бүләкләнде

5 сентябрь 2017, 20:06

Чаллы кадеты янгын сүндерүчеләр тарафыннан Рәхмәт хаты һәм уенчык машина белән бүләкләнде Малай фатир балконында янгын чыккач дөрес гамәлләр башкарган.

(Яр Чаллы, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Яр Чаллының 49 нчы номерлы кадетлар мәктәбендә тантаналы линейка булды. Анда 2 нче "Б" сыйныфы укучысы Илназ Смирнов Чаллының янгын сүндерү-коткару гарнизоныннан Рәхмәт хаты алды. Ул әлеге бүләккә фатир балконында янгын чыккач дөрес гамәлләр башкарган өчен ия булды, дип хәбәр итә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәл 28 август иртәсендә була. 50/04 нче йорттагы фатирда балкон яна башлый. Шул вакытта бала фатирда үзе генә була. Әмма ул югалып калмый, балкон ишеген һәм аңа якын урнашкан бүлмәләрне ябып, күршеләрен ярдәмгә чакыра. Алар янгын сүндерүчеләргә шалтырата.

Бүләкләү тантанасында шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Винер Харисов: “Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар. Илназ Смирнов үзен батырларча тотты. Үз гамәлләре белән ул безнең мәктәптә алынган белемнең практикада да ярдәм итүен күрсәтте”, – дип ассызыклады.

Бүләкләү тантанасыннан соң кадетлар мәктәбе укучылары актлар залына китте. Анда укытучылар янгын куркынычсызлыгы айлыгына багышланган викторина үткәрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр