ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертелә
Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр
Казанда «Россия һәм ислам дөньясы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза
Алга таба да ислам илләре партнерлары белән хезмәттәшлек итү кирәк – Татарстан Президенты
Татарстанда яңа Дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Татар дөньясы

“Татар яшьләре көннәре” делегатлары туган теленнән оялмый – Ринат Галиәхмәтов

5 сентябрь 2017, 16:23 , Фото: Рамиль Гали

“Татар яшьләре көннәре” делегатлары туган теленнән оялмый – Ринат Галиәхмәтов Беренче татар инста блогеры Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) төбәкләрдәге татарлар телне белеп бетермәсә дә, туган теленнән оялмый дип саный.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). “Татар яшьләре көннәре” делегатлары туган теленнән оялмый. Татарча яхшы белмәгәне дә сөйләшергә тырыша”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә үзен беренче татар инста блогеры итеп таныткан, “Татар яшьләре көннәре” делегаты Ринат Галиәхмәтов.

“Татар яшьләре көннәре” миңа бик тә ошады. Андагы яшьләрнең тырышлыгы, телне өйрәнергә теләве таң калдырды. Яшьләр туган теленнән оялмый. Татарча яхшы белмәгәне дә сөйләшергә тырыша. Оештыру ягыннан да бик тыгыз программа әзерләнгән. Ял итеп, утырып торырга вакыт булмады, концерт, мастер-класслар, экскурсияләр белән мәшгуль булдык. Вакыт булмау начар дип әйтүем түгел, киресенчә, бер минутыбыз да юкка сарыф ителмәде. Без кайбер делегатлар белән интернетта таныш, ә якыннан бер-беребезне белгәч, дуслык тагын да ныгыды. Без әле дә аралашып торабыз. Барысы белән дә туганлашып беттек дип әйтеп була”, - ди блогер.

“Иң ошаган чараларның берсе – кич утыру булды. Төрле уеннар уйнау, гитарага җырлашып утыру әле дә күңелдән чыкмый. Сәяхәт иткән Ульяновск, Самара, Тольятти шәһәрләре бик ошады. Шәһәрләрдә татарлар яшәгәнгәме күңелгә якын”, - дип сөйләде Ринат.

"Татар Малай"  форум көннәрендә "Борис Полевой" теплоходын "Габдулла Тукай" исеменә әйләндерергә кирәк иде дип саный. Теплоходның исемен дә “Борис Полевой” дип түгел, ә башка, татарча исем белән атасак шәп булыр иде. Мәсәлән, Габдулла Тукай. Теплоходта 150 гә якын татар иде һәм бу 4 көндә бары тик татар мохите генә булды. Бу көннәрдә миңа татарлыгыбыз белән горурланырга дәрт өстәлде”, - ди “Татар яшьләре көннәре” делегаты Ринат Галиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 август көннәрендә “Татар яшьләре көннәре” форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан килгән 147 делегат Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр