ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Хәвеф-хәтәр

Кубаньда сыйныфташы тарафыннан кыйналган малай үлеменә бәйле җинаять эше кузгатылды

3 сентябрь 2017, 15:11

Кубаньда сыйныфташы тарафыннан кыйналган малай үлеменә бәйле җинаять эше кузгатылды 31 августта булган конфликт вакытында 12 яшьлек үсмер 13 яшьлек сыйныфташының башына металл труба белән алты мәртәбә суккан.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Краснодар крае тикшерүчеләре 13 яшьлек малайның үлеменә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатты. Аны үтерүдә сыйныфташыннан шикләнәләр, дип белдерде журналистларга Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
 
Моннан алдарак хәбәр ителгәнчә, Тикшерү комитеты үзәк аппараты Краснодар краендагы Голубая Нива бистәсе янында кылынган әлеге җинаятьне тикшерүнең барышын контрольдә тота.
 
Тикшерү комитеты вәкиле ачыклык керткәнчә, үсмер җинаять җаваплылыгына җәлеп итү яшенә җитмәгәнлектән, аны балигъ булмаган хокук бозучылар учреждениесенә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә.
 
Петренко сүзләренчә, тикшерүчеләр үсмерләр укыган мәктәптә һәм алар яшәгән урында балалар яки яшьләр оешмалары булу-булмавын, балигъ булмаганнарның ялын оештыруда аларның нинди роль уйнавын да ачыклаячак.
 
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 31 августта булган конфликт вакытында 12 яшьлек үсмер 13 яшьлек сыйныфташының башына металл труба белән алты мәртәбә суккан. Малай алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр