ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе - Нижневартовск шәһәрендә
Казан һәм Әлмәт командалары “Республика” КВН лигасы финалына узды
Халыкара яшьләр фестивале Уфада уздырыла
23 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Татар матбугаты

Бәрәңге орлыгын көздән әзерлиләр – "Ватаным Татарстан" газетасы

1 сентябрь 2017, 17:49

Бәрәңге орлыгын көздән әзерлиләр – Бәрәңгенең cабагы корыган икән, җирдә озак тотарга ярамый, ди белгечләр.

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Авылда мәш килеп бәрәңге алалар. Кемдер, сабагы корыды инде, җир астында яткырудан мәгънә юк, дисә, икен­челәр, күршедән калып булмый, көннәр матур торганда алмый ярамый, дип тотынды. Бәрәңгенең чыгышы да төрле. Кемдер уңыш мул дисә, икенчеләр, чыгышы күп булса да, бик вак булудан зарлана, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

 
– Бәрәңге үсәсен үсте инде, сабагын урыр вакыт җитте, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева. – Дөрес, кайбер сорт­лар­ның сабаклары да, яфраклары да яшел тора әле. Андыйларга бераз сабыр итәргә кирәк, бә­рәңге бераз үсә әле. Ә менә cабагы корыган икән, җирдә озак тотарга ярамый.
 
Уңыш ничек?
 
Быел яз бик үзенчәлекле килде. Бәрәңгене соңарып утырттык. Беренче мәлдә үсеше дә тоткарланды. Аннары июнь-июльдә яуган яңгырларга сөендек. Бәрәңге шәп булачак, дип өметләндек. Август исә корырак булды, ә бәрәңге нәкъ менә шушы чорда үсә. Өстәвенә фитофтора үрчеп, уңышка тәэсир итте. Авыруларга каршы саклану чаралары күргән җирләрдә уңыш начар булмаска тиеш, ди галимә. “Быел бәрәңге яхшы яралды, – ди Фәния ханым. – Июльдә бәрәңге чәчәк ата, бу вакытта бүлбеләр фор­малаша. Бу айда яңгыр әйбәт яуды. Нәтиҗәдә бер төптә 15-30 бәрәңге барлыкка килде. Ә менә августта яңгыр булмады. Кайбер сортлар яхшылап үсеп китә алмады”. Быел тиз өлгерә торган, тот­рык­лы сортларның уңы­шы яхшырак булачак, дип фаразлана. Сугарылган урыннарда да уңыш бермә-бер артык булып, гектарыннан 50-60 тонна чыгарга мөмкин.
 
Авылларда бәрәңге казучылар җирнең каты булуыннан, көрәк авыр керүдән зарлана. Җирне йом­шартыр өчен яңгыр кирәк, ди белгечләр. Җәйге чорда яуган яң­гырлар туфракны тыгызлап, ныгытып калдырган икән. Бу көн­нәрдә булган явым-төшемнәрдән куркырга кирәкми, ди алар.
 
– Быел бакчага беренче тапкыр 20ләп төп бәрәңге утыртып карадык, – ди җырчы Илнар Ялалов. – Безнең бакча комлы, каты дип зарлана алмыйм. Бер-ике төбен казыдык, ярыйсы чыга, эре түгел, ләкин бәрәңгесе күп. Актаныш районында яшәүче әти-әниләрем бәрәңгене күп утырта. Алар да казымады әле, бераз сабыр итәргә уйлыйлар. Елдагыча, ярыйсы чыга, диделәр. Гол­ландиягә гастрольгә баргач, 20ләп бәрәңге алып кайткан идем. Хатынның әти-әнисенә бирдем. Алар – бәрәңге үстерү буенча бик оста кешеләр, үз алымнары бар. Уңышны җыеп алдылар инде, бик яхшы чыккан. Мин алып кайткан бәрәңгене дә мактадылар, җәен корт та төшмәгән. Гомумән, без бә­рәңгене агулау, эшкәртү ягында түгел, төпләрен өеп, табигый юл белән үстерергә тырышабыз. Чис­та ризык ашыйсыбыз килә.
 
– Авылга кайтып бәрәңгене алып килдек әле, – ди Кама Тамагы районы кызы Фәридә. – Чыгышы әйбәт, тик артык эре түгел. Кызыл бәрәңге шактый чыкты. Тик аны күп утыртмаган идек. Саткан юк, ә үзебезгә җитә.
 
Сабагын чабу кирәк
 
Галимә Фәния Җамалиева “икен­че икмәк”не җыеп алыр алдыннан кайбер кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итә. Бәрәңгене казыр алдыннан бер атна алдан сабакларын чабарга кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта икән. Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр исә тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр сабагы яшел дип алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма ике куянны берь­юлы тотып булмаган кебек, бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өл­герә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә.
 
– Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә тө­шәчәк, – дип кисәтә Фәния Фәй­зрах­ман кызы. Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, кип­терү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүл­беләр кү­ре­нергә мөмкин. Андыйларны сак­лауга куярга ярамый.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр