ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять, Архив

Казанлылар үз балаларына Сильвестр, Илсаф, Дәмин, Агнесса дигән исемнәр кушкан

1 сентябрь 2017, 14:25

Казанлылар үз балаларына Сильвестр, Илсаф, Дәмин, Агнесса дигән исемнәр кушкан Шушы ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 403 пар үз никахларын рәсмиләштергән.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Узган атнада Казанда 365 сабый (194 малай һәм 171 кыз) тууы теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның ЗАГС идарәсе.
 
Иң яшь әнигә – 18, иң өлкәненә – 42, иң яшь әтигә – 19, иң өлкәненә 63 яшь. Туган вакытта иң җиңел сабыйның авырлыгы – 1500, иң авыры 4560 грамм тәшкил иткән.
 
Бу атнада иң популяр исемнәр түбәндәгеләр: Артем, Азалия, Әминә, Данил, Ясминә, Мирон, Платон, Карина. Иң сирәк исемнәр: Сильвестр, Илсаф, Дарья, Агнесса, Стефания, Дәмин, Алим, Ильдана, Индира.
 
Шушы ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 403 пар үз никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә – 18, иң яшь кияүгә - 20 яшь. Иң өлкән кияү – 60, иң өлкән кәләш 59 яшьтә булган.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр