ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Руслан Айсин: Мөселманнарны яклаучы телеканал, газета һәм мәгълүмат ресурслары кирәк
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
Иртәгә Татарстан районнарында томан төшүе көтелә
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары чираттагы җиңүен яулады

31 август 2017, 22:03 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казан командасы яңа сезонда әле бер очко да югалтмады.
(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында чираттагы җиңүен яулады – “Татнефть” боз сараенда Тольяттиның “Лада” командасын отты. Әлеге уен “Ак Барс” командасы файдасына 5:2 исәбенә төгәлләнде.
 
Әлеге уенда "Ак Барс" капкасын 22 яшьлек Тимур Билялов саклады. Бу аның КХЛда уздырган беренче матчы булды.
 
Шулай итеп, Казан клубы КХЛның яңа сезоны башындагы 4 уенда да җиңү яулады. “Ак Барс” – КХЛның бу сезонында барлык уеннарны да төп вакытта җиңү белән төгәлли алган, ягъни бер очо да югалтмаган, бердәнбер команда.
 
Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре чираттагы уенны 2 сентябрьдә Казанда “Сочи” командасына каршы уздыра. Уен 17.00 сәгатьтә башлана.
 
КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Лада” (Тольятти). 5:2 (1:1, 2:1, 2:0).
 
0:1 Зернов (Бабенко, 00:59) 
1:1 Марков (Ландер, Секач, 06:39, күплектә) 
2:1 Попов (Глинкин, 26:54) 
3:1 Глухов (Глинкин, Попов, 36:02) 
3:2 Сотниекс (Соин, Костромитин, 38:28) 
4:2 Чибисов (Галиев, 53:20) 
5:2 Азеведо (59:59, буш капкага).
Капкачылар: Билялов – Лазушин.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр