ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Җәмгыять

Көзнең беренче көнендә томан төшәчәк

31 август 2017, 18:08

Көзнең беренче көнендә томан төшәчәк Республикада һәм Казанда явым-төшемнәр көтелми, дип белдерә синоптиклар.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдә республикада һәм башкалада аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. 

Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәген җиткерә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Татарстанда төнлә минималь һава температурасы – +8..+13, булса, көндез максималь тепература +20..+25 градус җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә – +10..+12, көндез +21..+23 градус җылы булачак. Башкалада да урыны белән томан төшү ихтималы җиткерелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр