ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Җәмгыять, Дин

Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узачак

31 август 2017, 13:40

“Мәктәп линейкаларына да өлгерәбез, проблема юк. Үзем дә улымны быел 1нче сыйныфка илтәм”, - дип белдерде Мансур Җәләлетдин видеокүпер вакытында.

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узачак. Бу хакта "Рухи ефәк юлы" Халыкара дини лидерлар конференциясенә багышланган Казан-Мәскәү-Симферополь видеокүперендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур Җәләлетдин әйтте.

Корбан Гаете көнне мәчеттәге чаралар вакытына килгәндә, 03.17 дә иртәнге намазга азан яңгырый. 03.20-03.30 да – Сөннәт намазы, 03.50 дә – Фарыз намазы, 04.30-04.45 тә бәйрәм вәгазе укыла, 04.47 дә Кояш чыга, якынча ярты сәгатьтән - 05.15 тирәсендә - бәйрәм намазы, 05.30 да хөтбә әйтеләчәк, 05.35 тә намаз Коръәннән дога уку белән тәмамлана.

“Һава торышы нинди булуын белмибез, шуңа күрә чатырлар кормадык, булганнарын алдык. Мәчет бинасы эченә сыймаганнар урамда да булыр инде анысы”, - дип белдерде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Гает намазыннан кайткач, кешеләр кайсы - корбан чалырга керешә, кемдер мәктәпкә юл тотачак. “Кешеләр мәктәп линейкаларына да өлгерә, проблема юк. Үзем дә улымны быел 1 нче сыйныфка илтәм, минем өчен зур вакыйга”,- дип белдерде ул.

Казанда намазга барырга теләүчеләр өчен 03.30 да автобуслар йөри башлый. “Без соңгы вакытта кешеләр күбесе мәчеткә җәяү баруын да күзәтәбез. Кешеләр төркемләп җыелып, урамда тәкъбир әйтеп баралар. Кешеләрнең бәйрәм кәефе сизелеп тора, Гает намазына бәйрәмгә кебек киләләр. Алар юынган, чиста-пөхтә киенгән, тәмле ис килеп тора. Аннары өйдә хатын-кызлар көтеп тора, кайткач бергәләп табын артына утыралар”, - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10