ҺАВА ТОРЫШЫ -22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Красноярскида янгын чыккан өлкәннәр йортының хуҗасы тоткарланган

29 август 2017, 10:06

Красноярскида янгын чыккан өлкәннәр йортының хуҗасы тоткарланган Якынча мәгълүматлар буенча, янгын бина янындагы корылмада чыккан, аннары ут пансионат түбәсенә күчкән.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Тикшерү органнары Красноярскида өлкәннәр өчен пансионатның хуҗасы – 47 яшьлек хатын-кызның тоткарлануы турында хәбәр итте. Хәзер аны кулга мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе сайтында. Бу хакта “Известия” яза.

Авиация урамындагы «Жемчужина» пансионаты хуҗасына куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җәза бирелергә мөмкин.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын бина янындагы корылмада чыккан, аннары ут пансионат түбәсенә күчкән. Өлкәннәр йортының өске катында кыска ялганыш булырга мөмкин дип хәбәр ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, янгын кичә иртән чыккан иде. Өч кешенең гомере өзелгән. Башка мәгълүматлар буенча 4 кеше үлгән, тагын 34 кеше эвакуацияләнгән. Берничә кеше тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр