ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгчысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды
Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалды - исемлек
Дүрт татар язучысына дүрт әдәби премия тапшырылды - исемлек

Фән һәм мәгариф

Татарстан мәгариф министры Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәк салды

28 август 2017, 07:22 , Фото: arskmedia.ru

Татарстан мәгариф министры Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәк салды Арчада узган август киңәшмәсе кысаларында министр Ташкичү авылы мәктәбендә булды.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Бу хакта "Арча хәбәрләре" яза.

Министр эш сәфәрен Ташкичү мәктәбе белән танышудан башлаган. Район башлыгы Илшат Нуриев, «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләп алар биредә элемтәчеләр ярдәмендә төзелгән Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар, бөек мәгърифәтче музеенда булганнар.

Кунаклар, быел мәктәпкә керүче биш сабыйны сөендереп, аларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар да тапшырганнар. Министр мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә югары бәя биргән һәм коллективны якынлашып килүче Белем бәйрәме белән тәбрикләп, уңышлар теләгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр