ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Биткоин 25 процентка кадәр арзанайган
Татарстан 2017 елның хезмәт хаклары рейтингында тугызынчы урында тора
Коръәннең аудио-версиясе кабат чыгарылды
16 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
"Зенит" волейболчылары лидерлык өчен көрәштә Польшаның "Ястшембски" командасын отты

Җәмгыять, Архив

Казанлылар үз балаларына Серафима, Лукерья, Афина, Милена, Роберт, Мирон дигән исем кушкан

25 август 2017, 11:01

Казанлылар үз балаларына Серафима, Лукерья, Афина, Милена, Роберт, Мирон дигән исем кушкан Шул ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 456 пар теркәлгән.
(Казан, 25 август, «Татар-информ). Узган атнада Казанның ЗАГС бүлекләрендә 466 сабый: 240 малай һәм 226 кызның тууы теркәлгән, дип хәбәр итә шәһәрнең ЗАГС идарәсе.
 
Иң яшь анага –18, иң өлкәненә – 43 яшь. Иң яшь әти – 19, иң өлкәне 47 яшьтә. Туган вакытта иң җиңел баланың авырлыгы – 780, иң авыры 5420 грамм булган.
 
Бу атнада иң популяр исемнәр түбәндәгеләр: Әминә, Артем, Милена, Роберт, Мирон, Кирилл, Ясминә. Ата-аналар үз балаларына кушкан иң сирәк исемнәр: Аслан, Даяна, Нестор, Русалина, Мартин, Аделия, Рузанна, Серафима, Лукерья, Афина.
 
Шул ук чорда шәһәрнең ЗАГС бүлекләрендә 456 пар теркәлгән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 тулса, иң өлкән кияү – 85, иң өлкән кәләш 82 яшьтә булган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр