ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды
Татарстан чаңгычысы Анна Морковкина Төмәндә узган ярышта икенче булды

Сәясәт

Россия халкының 83 проценты Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлегеннән канәгать

24 август 2017, 10:29

Россия халкының 83 проценты Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлегеннән канәгать Россиялеләрнең 57 проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Владимир Путинның Президент вазифасындагы эшчәнлеген гражданнарның 83 проценты хуплый, 15 проценты аның эшеннән канәгать түгел, дип хәбәр иткәнәр «Интерфакс»ка «Левада үзәге»ннән.
 
Дмитрий Медведевның Премьер-министр постындагы эшчәнлеге респондентларның 48 процентын канәгатьләндерсә, 51 проценты аннан канәгать түгел. Хөкүмәтнең эшчәнлеген Россия халкының 50 проценты хуплый, канәгать булмаучылар – 49 процент.
 
Дәүләт Думасы эшен респондентларның 42 проценты хупласа, 57 проценты аннан канәгать түгел. Россиялеләрнең 52 проценты үз губернаторларының эшчәнлеген хуплый, канәгать булмаучылар – 46 процент.
 
Сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиялеләрнең 57  проценты тулаем алганда илдә эшләр дөрес юнәлештә бара дип саный, бу – ел башыннан алып караганда иң югары күрсәткеч. 29 проценты капма-каршы фикердә булса, 13 проценты җавап бирергә кыенсынган. 
 
Сораштыру 18-22 август көннәрендә Россиянең 48 төбәгендәге 137 торак пунктта 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр