ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр

Мәдәният

Кариев театры беренче сыйныфка баручы авыл балаларына букчалар бүләк итте

23 август 2017, 07:14

Кариев театры беренче сыйныфка баручы авыл балаларына букчалар бүләк итте Театр "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды.

(Казан, 23 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Театр директоры Мансур Ярмиев Мишәбаш һәм Явлаштау авылларының беренче сыйныфка укырга керүче балаларына канцелярия товарлары тутырылган сумкалар, яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырган, ә авыл Мәдәният йортының, Явлаштау, Мишәбаш мәктәпләренең китапханә фондларына китаплар бүләк иткән.

Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова, Явлаштау урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гибадуллин, мәгариф өлкәсе ветераннары һәм күп санлы кунаклар катнашкан.

Бәйрәм кичәсенең рәсми өлешеннән соң кариевлылар авыл халкына Туфан Миңнулинның “Супер кияү” комедиясен күрсәтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10