ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала
Казанда милләтара шахмат турниры узды

Җәмгыять

Татарстан – Россиядә электрон хезмәтләрнең популярлыгы буенча лидер

18 август 2017, 13:14

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били. Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты хәбәр итә.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмнарын гамәлгә ашыру, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә күпфункцияле үзәкләр базасында электрон хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев үткәргән киңәшмәдә шул хакта билгеле булды.

Мисал өчен, округта уртача күрсәткеч 55,3 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта 2016 елга билгеләнгән күрсәткеч 50 процентка тигез. Хәзерге вакытта округның аерым төбәкләрендә 2017 елга билгеләнгән күрсәткечкә (60 процент) ирешелгән инде. Татарстанда ул – 79,7, Чуашстанда – 69, Башкортстанда – 61,2, Мордовиядә 60,7 процент тәшкил итә.

Татарстан илдә әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны били.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10