ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Гаиләдә туган тел сакланса, халык үз Ватанында яшәмәсә дә исән кала ала – М.Хухунашвили
Тикшерү комитеты Татарстанда парашютчылар һәлак булган урыннан фотолар бастырган
Дәүләтсез халыкның йөрәк ачысы – җырында - "Ватаным Татарстан" газетасы
Мәскәү татарлары Штабындагы беренче ифтар “Бердәм халык – бердәм илдә” дип атала
Казанда милләтара шахмат турниры узды

Җәмгыять

Апаста “Бакчачылар клубы” оешты

18 август 2017, 06:00

Аның 6 сентябрьдә чираттагы утырышы узачак.

(Апас,18 август, “Татар-⁠⁠⁠⁠⁠информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Апаста “Бакчачылар клубы” оешты. Аның 6 сентябрьдә  чираттагы утырышы узачак, дип яза җирле басма.

Апас бистәсе ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм халык тәкъдиме буенча район үзәгендә һәвәскәр бакчачылар клубы оешты. 9 августта Апас үзәк китапханәсендә аның беренче утырышы уздырылды. Клуб җитәкчесе итеп Расыйх Латыйпов сайланды. Урынбасарлары, чәчәк үстерү осталары секциясе җитәкчесе булып Зәйнәп Яруллина, умартачылар секциясенә Фәрит Касыймов, һәвәскәр җиләк-җимешчеләр секциясенә Римма Нәҗмиева, виноградчылар секциясенә Әгъзам Идиятуллин, яшелчә үстерү осталары секциясенә Ринат Шакиров билгеләнде.

6 сентябрьдә Апаста үтәчәк “Бакчачылар клубы” ның чираттагы утырышына районның барлык һәвәскәр виноградчылары чакырыла. Беррәттән алар үзләре үстергән үсентеләр, мул уңыш үстерү серләре белән дә уртаклашачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10