ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Ригадагы турнирда өченче урын яулады

17 август 2017, 18:15 , Фото: ak-bars.ru

Кубок өчен боз хуҗалары белән Ярославльнең "Локомотив" командалары көч сынаша.
(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Латвия тимер юллары кубогы өчен  Ригада уза торган турнирның соңгы матчын җиңү белән төгәлләде – өченче урын яулады. Казан хоккейчылары өстәмә вакытта Минскиның “Динамо” командасын отты – 3:2.
 
Шунысы игътибарга лаек: уен барышында “Ак Барс” командасы 0:2 исәбе белән оттырып барды. Шулай да исәпне тигезли һәм овертаймда җиңү китергән алка кертә алды. Хәлиткеч алканы Джастин Азеведо кертте.
 
Турнирда беренчелек өчен боз хуҗалары – Риганың “Динамо” командасы белән Ярославльнең “Локомотив” хоккейчылары көч сынаша.
 
Сүз уңаеннан, турнирда соңгы 3 елда “Ак Барс” җиңү яулаган иде.
 
Хоккей. Латвия тимер юллары кубогы. 3 нче урын өчен матч. “Динамо” (Минск) – “Ак Барс” (Казан) – 2:3 ОТ (1:0, 1:1, 0:1, 0:1).
 
1:0 Китаров (Лингле, 03:46)
2:0 Дрозд (Хенкель, 23:33)
2:1 Галиев (32:52)
2:2 Азеведо (Секач, 43:47)
2:3 Азеведо (Марков, 63:01).

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр