ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Архив

Казанда метроның беренче линиясен "Азино" станциясенә кадәр сузачаклар

17 август 2017, 17:53

Ул "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган.

(Казан, 17 август, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Казанда метроның беренче линиясен "Азино" станциясенә кадәр сузачаклар. Тиешле мәгълүмат агымдагы елның 17 августында бастырылган документлар җыентыгына кертелгән. Бу "Нокса авышлыгы" территориясен планлаштыру проектында каралган.

Билгеләп үтелгәнчә, Казан метрополитенының беренче линиясен озайту районда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту өчен эшләнәчәк. Шушы ук максаттан район әһәмиятендәге урамнар буйлап тармакланган автобус челтәрен булдырачаклар. Шул ук вакытта Юлиус Фучик һәм Академик Сахаров урамнарындагы троллейбус линиясе дә сакланып калачак.

Проект буенча Вознесенский трактын төзү каралган. Шулай ук Академик Сахаров урамынының машина юлын да 4тән 6 полосага, ә Нокса авышлыгы урамын 2дән 4 полосага кадәр киңәйтергә уйлыйлар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10