ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Фән һәм мәгариф

Россиядә яшәүчеләр Бердәм дәүләт имтиханы буенча үзгәрешләр таләп итми башлаган

17 август 2017, 18:03

Россиядә яшәүчеләр Бердәм дәүләт имтиханы буенча үзгәрешләр таләп итми башлаган Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәт халыктан Бердәм дәүләт имиханнарын камилләштерү буенча йөзгә якын тәкъдим кабул иткән.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәткә Бердәм дәүләт имиханнарын кискен үзгәртергә тәкъдим итми башлаган. Мөрәҗәгатьләр гадәттә оештыру төсмерен йөртә, ә аларның саны бер елга ике тапкырга кимегән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Идарә халыктан кабул ителгән Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерүгә караган тәкъдимнәрне анализлауны төгәлләгән", – диелә матбугат хезмәтенең хәбәрендә. Барлыгы йөзгә якын мөрәҗәгать килгән, узган ел аларның саны – 200гә якын, ә 2014 елда 10 тапкырга артык – 1 меңгә якын булган.

Иң күп тәкъдим имтихан расписаниясенә төзәтмәләр кертү һәм апелляция процедурасын үзгәртүгә карый. Шулай ук укучының аудиториядән чыгу вакытын теркәргә, имтиханга циркуль алып керүне рөхсәт итәргә, биремнәрдә шрифтны үзгәртергә дә тәкъдим иткәннәр. Кемдер “башка бернәрсәне дә үзгәртмәүне” сораган, дип белдерә матбугат хезмәте.

Идарәдә әйтүләренчә, барлык тәкъдимнәр белгечләр тарафыннан өйрәнелгән һәм киләчәктә эш барышында кулланылачак.

Белешмә өчен: Мәгариф һәм фән күзәтүе өлкәсендә федераль хезмәт халыктан Бердәм дәүләт имтиханнарыннан соң ел саен тәкъдимнәр җыя. Быел алар 11 августка кадәр кабул ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр