ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Җәмгыять

Роспотребнадзор Россия курортларын куркынычсыз дип саный

17 август 2017, 16:48

Роспотребнадзор башлыгы белдерүенчә, Россиянең Кара һәм Азов диңгезләрендәге курортларында эпидемиологик хәл бүгенге көндә тотрыклы.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиянең Кара һәм Азов диңгезләрендәге курортларында эпидемиологик хәл бүгенге көндә тотрыклы, дип белдергән Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Роспотребнадзор һәм Ростуризм ял итүчеләр арасында Коксаки вирусы таралу белән бәйле Төркиянең Анталья култыгы тирәсендәге шартларны туристлар өчен куркынычсыз тугел дип тапкан иде. 16 август мәгълүматлары буенча, Роспотребнадзорның кайнар элемтәсенә 900дән артык мөрәҗәгать килгән.

Попова сүзләренчә, Кара диңгез ярларында һәм Кырымда пляжларны җәйге чорга әзерләү буенча җитди эш башкарылган. Апрель башыннан сынау өчен алынган диңгез һәм эчә торган суның саны 20 процентка арткан. Тикшерү атна саен уздырыла, диңгез суының температурасына карап атнага берничә тапкыр да сынау үткәрелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр