ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор
Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган
Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә
Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте
19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Россиядә көзен дүрт төрле грипп чыгуы көтелә

17 август 2017, 17:24

Россиядә көзен дүрт төрле грипп чыгуы көтелә Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, вирусларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә узган елгы прививкалар нәтиҗә бирмәскә мөмкин.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр агымдагы елның көзендә дүрт грипп вирусы – гонконг, дуңгыз һәм В типлы вирус белән очрашачак. Аларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә прививка ясатырга кирәк, дип белдергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости" агентлыгы яза.

"Вирусларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә узган елгы прививкалар нәтиҗә бирмәскә мөмкин", – дип ассызыклаган Роспотребнадзор башлыгы.

Попова сүзләренчә, кисәтү чараларына халыкка грипп вирусларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү керә. Массакүләм мәгълүмат чараларын актив җәлеп итү 2015-2016 елның иң авыр вакытында урамда һәм җәмәгать урыннарында 40 процент кешенең битлек киюенә китергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр