ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Хәвеф-хәтәр

Россиядә юл һәлакәтләренең 10 проценты машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле

17 август 2017, 17:07

Россиядә юл һәлакәтләренең 10 проценты машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле Каршы якка чыгып, фаҗигагә эләккән йөртүчеләрнең 18,5 проценты исерек хәлдә булган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Россиядә соңгы җиде айда булган юл-транспорт һәлакәтләренең 10 проценты машина йөртүченең каршы якка чыгуы белән бәйле, дип хәбәр итә "РИА Новости", ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

"Һәр тугызынчы һәлакәт (10,8 процент) каршы хәрәкәт ягына чыгу сәбәпле килеп чыккан, шул ук вакытта илдә, уртача алганда, һәр өченче үлем очрагы шул сәбәп белән бәйле", – дип белдерәләр юл инспекторлары.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, каршы якка чыгып, юл фаҗигасенә эләккән йөртүчеләрнең 18,5 проценты исерек хәлдә булган яки исерткеч эчемлекләр куллану билгеләренә ия килеш, медицина тикшерүеннән баш тарткан. Идарәдә хәбәр итүләренчә, андый юл һәлакәтләрнең саны, узган ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка (1521), аларда үлүчеләр саны - 9,2 процентка (525), ә зыян күрүчеләр 18,3 процентка (2680) кимегән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр