ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Җәмгыять

Россиядә сыра бәясе артачак

17 август 2017, 16:09

Хәзерге вакытта аның минималь бәясе 30 сум тәшкил итә.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2017 елда Россиядә арпа уңышын югалту бик аз күләмдә булуга карамастан, әлеге чималның төп экспортеры саналган илләрдә уңышның сизелерлек кимүе Россиядә сыра бәясенең якынча ике тапкырга артуына китерәчәк, диелә H.M. Gauger GmbH компаниясенең хисабында.

Хисаптан күренгәнчә, әлеге чималның төп экспортеры булган илләрдә арпа уңышы сизелерлек кимегән. Мисал өчен, Австралиядә узган елдагы белән чагыштырганда, арпаны 42 процентка азрак җыеп алачаклар. Шул ук вакытта, Россиядә аның уңышы узган елдагыдан 3 процентка гына кимрәк булачак, дип хәбәр итә «Дни.ру».

РФ Финанс министрлыгы исә, үз чиратында, сырага 45-50 сум күләмендә минималь бәя куярга ниятли. Бу - базарның күләгәдәге секторына каршы көрәштә ярдәм итүне күздә тота. Хәзер сыраның минималь бәясе 30 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта, экспертлар Россиягә чит илләрдән кертелгән сыраның бәясе артмас дип фаразлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр