ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор
Чаллыда кибеттән колбаса урлаган өч студент тоткарланган
Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә
Прокурор бюджет акчасына кул сузучыларның штраф, кисәтү белән генә котыла алмаячагын әйтте
19 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Россиялеләр Иҗтимагый палатага курортларның пычрак пляжларыннан зарланган

17 август 2017, 13:56

Россия туристларында Төркия курортлары да ризасызлык уяткан.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Җәйге сезон башланганнан алып Россия Иҗтимагый палатасының кайнар линиясенә туристларның хокуклары бозылуга кагылышлы 800дән артык мөрәҗәгать килгән. Халык, нигездә, Россия курортларындагы пычрак пляжлар һәм чүп-чардан зарлана, дип хәбәр итә РФ Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте.

Шикаятьләрнең күбесе (50 проценты) инфраструктура һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе канәгатьләндермәгән туристлардан килгән. Мөрәҗәгатьләрнең 30 процентка якыны «ВИМ-Авиа», AZUR air, Royal Flight, «Россия», Nordwind, «Урал авиалинияләре» авиакомпанияләренең начар эшләве, рейсларны тоткарлавына бәйле проблемаларга кагыла. Алар, нигездә, Мәскәү, Екатеринбург һәм Санкт-Петербургтан килгән. Гражданнар шулай ук пычрак пляжлар һәм шәһәрләрдәге чүп-чардан зарланган. Мондый мөрәҗәгатьләрнең күбесе Краснодар краенда (70 проценттан артык), аерым алганда, Анапа, Геленджик һәм Сочида ял итүчеләрдән килгән.

Россия туристларында Төркия курортлары да ризасызлык уяткан – аларны башка кунакханәдә урнаштырганнар, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе туроператор яки турагентлык вәгъдә иткәннәргә җавап бирмәгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр