ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек
Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте
“Татар җыры” эстрада фестивале башланды
"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде
Данил Салихов алты хатын-кызга Татарстан Язучылар берлеге таныклыгы тапшырды

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Ригададагы турнирда бронза медаль өчен көч сынаша

17 август 2017, 08:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казан хоккейчылары турнирның соңгы өч елдагы җиңүчесе иде.

 (Казан, 17 август, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган Латвия тимер юллары кубогы өчен турнирның төркем этабында уңышсыз чыгыш ясады – 3 матчның берсендә генә җиңү яулады һәм өченче урында гына урнашты.

Турнир кагыйдәләре буенча төркем этабын беренче-икенче урында төгәлләгән командалар – финалда, калган икесе "бронза" өчен матчта очраша. Шулай итеп, бүген хәлиткеч уенда "Динамо" (Рига) белән "Локомотив" командалары көч сынашачак. Ә Казан хоккейчылары өченче урын өчен Минскиның "Динамо" командасы белән уйный.

Белешмә өчен: яңа сезон алдыннан Латвия тимер юллары кубогы турниры 2009 елдан бирле уздырыла. "Ак Барс" турнирның соңгы өч – 2014, 2015 һәм 2016 еллардагы җиңүчесе иде. Алардан тыш Кубокка икешәр тапкыр "Динамо" (Рига) белән "Локомотив" һәм бер мәртәбә СКА хоккейчылары ия булганы бар.

"Ак Барс" – "Динамо" (Минск) матчы бүген 15.30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр