ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Җәмгыять, Архив

Казанда "алма бәйрәме" уздырыла

16 август 2017, 08:14

Әлеге чара быел бишенче тапкыр оештырыла.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). 19 августта Казанның Урицкий исемендәге паркында “Алма спасы” фестивале узачак. Быел ул бишенче тапкыр уздырыла. бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

“Московский” Мәдәният һәм спорт үзәге инициативасы буенча уздырыла торган фестиваль программасына фольклор коллективларның чыгышлары, күнгә бизәк төшерү һәм балчыктан әвәләп ясау буенча осталык класслары кебек чаралар кертелгән. Паркта пирог, как, алма чәе кебек ризыклардан торган рәтләр, кәсепчеләрнең тукымадан ясалган курчак, бөти, агач һәм күннән ясалган әйберләре тәкъдим ителәчәк.

14.00 сәгатьтә башланачак фестиваль кунакларын халык уеннары, Казан һәм башка шәһәрләрнең фольклор коллективлары чыгышлары көтәчәк, ди оештыручылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10