ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Җәмгыять

Россиядә телефон аша реклама таратуның яңа ысулын уйлап тапканнар

16 август 2017, 07:49

Россиядә телефон аша реклама таратуның яңа ысулын уйлап тапканнар Шунысы кызык: әлеге төр спам канунга каршы килми, ди.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Россиядә спам – теләк белдермәгән кешеләргә реклама яки коммерция юнәлешендәге башка төр хәбәрләрне юллауның яңа ысулын уйлап тапканнар. Һә ул илдә көннән-көн киңрәк кулланыла бара икән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. 

Система автоматлаштырылган: ул телефон номерын җыя һәм бер тапкыр шалтырау белән элемтә өзелә. Абонентның кәрәзле телефоны экранында таныш булмаган номердан алынмый калган чакыру пәйда булачак. Әгәр дә телефон хуҗасы әлеге номер буенча шалтыратса, җавапка реклама хәбәре ишетәчәк.

Telecom Daily компаниясе бу уңайдан үз тикшерүен уздырып караган: әлеге төр спам белән Россиядә яшәүчеләрнең 65 проценты очрашкан инде. Соңгы ярты елда шундый реклама тарату очраклары 50 процентка арткан. Монополиягә каршы федераль хезмәттә әйтүләренчә, гамәлдәге кануннар спамның мондый төренә каршы килми.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр