ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Авыл

Әлки районында гектардан 43 центнерга якын уңыш алалар

16 август 2017, 06:00

Районда 8 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды.

(Әлки, 16 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында 8 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу урак узасы барлык басуларның 23 проценты дигән сүз. 34600 тонна икмәк суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 42,8 центнер чыга, дип яза җирле басма.

Көзге бодай уңышы әйбәт – гектардан 43 центнер тирәсе. “Хузангай” да борчак уңышы да сөендерә – уртача 37,1 центнер тәшкил итә. Ә менә арпа аеруча уңган, ул соңгы елларда без күрмәгәнчә – гектардан 47 центнерга якын чыга.

Быел 1 мең гектарга якын мәйданда май культурасы рыжик үстерелгән иде. Ул 742 гектарда җыеп алынды инде. Уңышы әллә ни югары булмаса да, бу үзен аклый торган культура.

фАвгустта басуларда бик күп төрле эшләр башкарыла. Урак белән бергә көзге чәчү башланды. Районда 500 әр гектарда бодай һәм арыш чәчелде. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабуга төштеләр.

Район хуҗалыкларында 140 мең тоннага якын яшел азык хәзерләнде инде. Былтыр терлек азыгы 112 мең 400 тонна гына көйләнгән булган. Быел һәр шартлы терлеккә 27 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы куела. Бүгенгә һәр терлеккә 19 центнер азык берәмлеге саклауга куелган. Яшел масса өчен кукуруз да зур уңыш вәгъдә итә.

Билгеле, бүген төп көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелә. Быел уңыш та әйбәт. Әмма, җәйге кояшлы көннәрнең байтакка кичегеп башлануы аркасында, уракка 17 көнгә соңлабрак төштек.Чык төшү дә урып-җыюны шактый тоткарлый. Аяз көннең һәр сәгатенең кадерен белеп, урып-җыюны нәтиҗәле алып бару, күп хезмәт куеп, зур чыгымнар тотып үстерелгән ашлыкны әрәм-шәрәм итмичә җыеп урнаштыру зарур, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр