ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чит ил галиме Мостафа Буга Болгар Ислам академиясендә нинди фәннән укытачагы мәгълүм булды
Россия фәннәр академиясен Башкортстан кешесе җитәкләргә мөмкин
Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде
“Татар-информ”да тимер юллардагы һәлакәтләр һәм аларны булдырмау турында сөйләячәкләр
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә ремонт ясаучы оешманы җавапка тартканнар

16 август 2017, 07:00

Әлмәттә ремонт ясаучы оешманы җавапка тартканнар Әлмәтнең бер торак йортында түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр башкарганда дүртенче подъездның техник катында дүрт плитә ишелгән.

(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ремонт ясаучы оешманы җавапка тартканнар, дип яза җирле басма.

Әлмәтнең бер торак йортында түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр башкарганда дүртенче подъездның техник катында дүрт плитә ишелгән. Нәтиҗәдә 34 квадрат метр мәйданга зыян килеп, бер фатирны су баскан. Җиһазлары яраксыз хәлгә килгән. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Бу хәл 22 июньдә була. Ачыкланганча, түбә конструкциясен алыштыру буенча эшләр хилафлыклар белән башкарылган. Атап әйткәндә, эшләрне башкару проекты төзелмәгән һәм эшчеләр хезмәтенең янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителмәгән.

Ремонт эшләрен алып баручы "Саад" компаниясенә карата административ эш кузгатылган. Шулай ук подряд оешмасы һәм күпкатлы йортның идарәче оешмасы җитәкчеләренә гаеплеләрне дисциплинар җавапка тартырга һәм хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә бирелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр