ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Җәмгыять

Балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган “Бәхетнең җиде төсе” сменасы тәмамланды

13 август 2017, 18:00

Балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган “Бәхетнең җиде төсе” сменасы тәмамланды Программа гаиләгә тәрбиягә бала алган ата-аналарның үз балалары белән бергәләп ял итүен күзаллап төзелгән иде.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Балалар һәм ата-аналар өчен оештырылган “Бәхетнең җиде төсе” лагеренда кичә соңгы көн иде. Ул “Гаилә көне”нә багышланды. Лагерьның үзәк мәйданчыгында балалар белән әти-әниләр, бергәләп, тукымада гаилә гербын һәм девизын сурәтләгән матур рәсемнәр ясады. Аннан соң 32 гаилә үз иҗатларын башкаларга тәкъдим итте. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Кич белән "Мистер икс" күңел ачу чарасы үтте, биредә балаларның игътибарлылыгы һәм ата-аналарының тышкы кыяфәтләрен никадәр яхшы белүләре тикшерелде.

Көн сменаны ябу белән тәмамланды. Яшь артистлар саубуллашу концертында чыгыш ясады.

Ябылу тантанасында ата-аналарга - Рәхмәт хатлары, балаларга Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лагерьда ял иткән гаиләләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына, “Звездный” сәламәтләндерү лагерена, Казан шәһәренең “Без бергә!” тәрбиягә бала алган гаиләләрнең иҗтимаый оешмасы, шулай ук Гаиләгә балаларны урнаштыру үзәге хезмәткәрләренә сменаны оештырган һәм күңелле ял итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: Тукай районында Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә оештырылган әлеге уникаль программа гаиләгә тәрбиягә бала алган ата-аналарның үз балалары белән бергәләп ял итүен күзаллап булдырылган иде. Сменада 300 гә якын бала һәм 100 дән артык өлкән кеше ял итүе күзалланган иде.

Программада Чаллы, Казан, Бөгелмә шәһәрләренең гаиләгә ярдәм итү үзәкләре белгечләре белән очрашулар, "түгәрәк өстәл" янында сөйләшүләр, психологик тренинглар, мастер-класслар, консультацияләр уздырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр