ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Уфа «Нур» дәүләт татар театрында шигырь бәйрәме узды
Кытай компанияләре Татарстанга чүп-чарны эшкәртергә ярдәм итәргә әзер
Энгель Фәттаховның улы Мамадыш Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
15 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Җәмгыять

Тигран Агадҗанян җитәкчелегендә Әгерҗедә күп социаль объектлар төзелә һәм төзекләнедерелә

13 август 2017, 19:00

Тигран Агадҗанян җитәкчелегендә Әгерҗедә күп социаль объектлар төзелә һәм төзекләнедерелә Аларның безнең райондагы беренче объектлары икмәк кабул итү пункты була.

(Әгерҗе, 13 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Тигран Агадҗанян җитәкчелегендә Әгерҗедә күп социаль объектлар төзелә һәм төзекләнедерелә, дип яза район газетасы.

Тигран Саркисович – тумышы белән Әрмәнстанның Кировокан (хәзер Ванадзор) шәһәреннән. Тәҗрибәле ташчы булган әтисе кайчандыр Казан тирәсендә эшләгән. Бригада белән колхозларга булышканнар, терлекчелек фермалары, комплекслары, ашханәләр, балалар бакчалары төзекләндергәннәр.

Күп еллар элек Тигран Агаджанян бригадасы Әгерҗе районына килеп чыга. Аларның безнең райондагы беренче объектлары икмәк кабул итү пункты була. Биредә төзекләндерү эшләре башкаралар.

Хәзер “Строй-Гигант“ ширкәтен Әгерҗедә белмәүчеләр сирәктер. Шушы еллар эчендә бу бригада башкарган эшләрне санап кына бетерерлек түгел. Алар Әгерҗедә күпкатлы йортларны ремонтлыйлар, Шаршадыда башлангыч мәктәп-бакча салдылар, мегаферма төзүдә катнаштылар. Кадыбаш, Салагыш, Бима мәктәпләрен каиталь төзекләндерү дә аларга йөкләнде.

– Тигран Саркисович белән эшләве рәхәт. Безнең мәктәпне төзекләндергәндә һәр сүзебезгә, үтенечебезгә колак салдылар. Гомумән, ул бик тә кешелекле, ярдәмчел.Авыл кешесенең хәленә дә керә белә, – ди Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов.

Быел “Строй-Гигант“ка архив бүлеген үзгәртеп төзекләндерү, “Алмалы“ лагеренда, 4нче балалар бакчасында капиталь ремонт уздыру йөкләнгән. Хәзер эшчеләрнең бер өлеше, яңа спорт комплексының керү өлешен тәртипкә китереп, брусчатка җәя. Ә бер өлеше Күләгәштә яңа башлангыч мәктәп-бакча салу белән мәшгуль.

– Әтием төзүче булган, хәзер аның эшен мин дәвам итәм. Улыбыз Саркис та минем юлдан китәр дип уйлыйм. Төзүчеләрне бәйрәмебез белән котлап, нык сәламәтлек, эшле булуларын телим. Эш булса, коллективта дуслык, тотрыклылык хакимлек итә. Ә андый коллектив белән җитәкчелек итүе дә рәхәт, – ди Тигран Саркисович.

Аның тагын бер сыйфаты турында әйтми мөмкин түгел. Тигран Агаджанян хәйриячелек өлкәсендә дә – үрнәк. Төрле бәйрәмнәр вакытында, шәһәрне тәртипкә китерүдә иганәчелек ярдәмен беренчеләрдән булып күрсәтә. Мәчет, чиркәү кебек гыйбадәт йортларына булышуны да изге бурычы дип саный. Күркәм гамәлләре үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде аларның, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр