ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районының Кичуй елгасында 17 яшьлек кыз суга батып үлгән

13 август 2017, 15:51

Түбән Кама районының Кичуй елгасында 17 яшьлек кыз суга батып үлгән Кыз очрашып йөргән егете белән ачуланышкан һәм күпердән елгага сикергән.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Кичуй елгасында 17 яшьлек кыз суга батып үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр миистрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы көнне төнлә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Кичуй елгасында яшь кыз батканлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйганы шаһитләр елга аша салынган күпердән күреп алган. 17 яшьлек кыз очрашып йөргән егете белән ачуланышкан һәм аның яныннан китеп барган.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән полиция хезмәткәрләре кызның исерек хәлдә булганлыгын ачыклаган. Ул күпердән елгага ташланган, егете коткарырга теләп, аның артыннан сикергән. Егет ярга чыккан, ә кызны таба алмаган.

Урынга килгән Әлмәт районының 7 нче зона эзләү-коткару төркеме кызның гәүдәсен ярдан ике метр ераклыкта табып алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр