ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарның танылган җырчысы Гали Ильясовка истәлек тактасы ачылачак
Барнаул татарлары милли ризык пешерү ярышын уздырган
"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды
17 октябрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Россиядә 400ләп спорт җанатары кара исемлеккә кертелгән

Җәмгыять

Анталья кунакханәләрендә санитария шартларын яхшыртырга вәгъдә итәләр

13 август 2017, 16:36

Анталья кунакханәләрендә санитария шартларын яхшыртырга вәгъдә итәләр Аерым алганда, кунакханәдәге уртак файдалану урыннарын, беренче чиратта, бассейннарны йогышсызландыру дәвам иттереләчәк.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ил курортларында Коксаки вирусы таралуы буенча соравына җавап бирде. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Төрек министрлыгы җавабы нигезендә, Анталья кунакханәләре һәм медицина оешмалары вәкилләре белән кискен сөйләшүләр үткәргән. Анталья кунакханәләре хуҗаларына санитария-эпидемиология шартларын яхшыртырга һәм туристларның сәламәтлек начарлану буенча шикаятьләрен күзәтеп барырга, дигән күрсәтмә бирелгән. Моннан тыш, кунакханәдәге уртак файдалану урыннарын, беренче чиратта, бассейннарны яхшылап дезинфекцияләүне дәвам иттерәчәкләр.

Элегрәк Роспотребнадзор Антальяда туристлар өчен санитар шартларны куркыныч дип таныды. Тиешле бәяләмә Ростуризмга җибәрелгән. Бу атна ахырына 500 дән артык кеше "Роспотребнадзор"га Төркия курортларында сәламәтлекләре начарлану хакындә хәбәр иткән. Ешрак 14 яшькә кадәр булган балалар авырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр