ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Арча районында бәрәңге алуга керештеләр

13 август 2017, 15:37

Арча районында бәрәңге алуга керештеләр Районның "Кырлай" ширкәтендә кәбестә уңышын җыю да бара.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). "Кырлай" ширкәтендә бәрәңгенең иртә сортларын казый башладылар. Әлегә басуда бер комбайн эшли.

Заказ булганда, күбрәк тә казытабыз, дип сөйләде әлеге җәмгыять җитәкчесе Алмаз Сабиров.

Бәрәңгене Яңа Иябаш авылындагы яшелчә саклау урынына китерәләр икән. Биредә бүлбеләрне сортларга бүлеп, “ятьмә” капчыкларга салалар.

Соңгы елларда хуҗалык шактый зур мәйданнарда кәбестә үстерә башлаган. Аннан салат әзерлиләр, хәзерге вакытта кәбестә уңышын алу белән мәшгульләр. Бу эш кулдан башкарыла, әмма табышлы эш, дип белдерәләр әлеге ширкәтьтә. Басуда эшләүчеләр көненә 500 сум хезмәт хакы ала, диелә "Арча хәбәрләре"ндә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр