ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният, Казан хәбәрләре

Алена Апина: Мин Казанны бик ошаттым һәм шаккаттым

13 август 2017, 14:17

Җырчы “Татарстан башкаласы чит илгә охшаган һәм шәһәр урамнарында “авызымны ачып” йөрдем”, дип белдергән.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Алена Апина Казанда булган вакытта алган тәэсирләре белән "Instagram” да уртаклашкан. Җырчы “Татарстан башкаласы чит илгә охшаган һәм шәһәр урамнарында “авызымны ачып” йөрдем”, дип белдергән.

"Мин Казанны бик ошаттым һәм шаккаттым! Матурлык! 90нчы елларда чит илдә йөргән кебек, “авызыңны ачып йөрисең”, - дип язып куйган җырчы Чернышевский урамындагы бер кунакханәнең балконында төшкән фотосы астына.

Артистка бу фотосурәтен #казаньсуперпупер #гастроли хештегы белән билгеләп куйган. Әмма Казандагы концертлар графигында Алена Апина юк. Мөгаен, ул шәхси корпоративта чыгыш ясагандыр.

Аленаның фикерен социаль челтәрнең башка кулланучылары да хуплаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр