ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде
Татар галимнәре, Казахстан галимнәре белән берлектә, татар каберташ язмаларын тикшерәчәк
КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр
"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган
Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Фән һәм мәгариф, Хәвеф-хәтәр

Янгын күзәтчелеге хезмәте район мәктәпләренең уку елына әзерлегеннән канәгать түгел

13 август 2017, 13:59 , Фото: http://atnya-rt.ru

Янгын күзәтчелеге хезмәте район мәктәпләренең уку елына әзерлегеннән канәгать түгел Арча һәм Әтнә районы мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча шактый кимчелек ачыкланган.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Арча һәм Әтнә муниципаль районнары янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге комиссиясе составында, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр, дип яза “Әтнә таңы” газетасы сайты.

Тикшерү барышында кайбер янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Мәсәлән, белем бирү йортларында яшен үткәргечләр булмавы яки аларның төзексез булуы, оешмаларның янгынга каршы су чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителмәве, махсус люклар һәм ишекләр урнаштырылмаганлыгы ачыкланган. Шулай ук тикшерүчеләр мәктәп территориясендә су чыганагына янгын сүндерү машинасы керү өчен юлларга таш җәелмәгәнлеген, чормаларның агач конструкцияләре янгынга каршы эшкәртелмәгәнлеген билгеләп үткән.

Яңа уку елы башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр янгын сүндерү-техник минимум программасы буенча укулар узмаган.

Барлык ачыкланган кимчелекләр мәгариф оешмалары җитәкчеләренә җиткерелгән. “Бу таләпләрне бозу очраклары вакытында бетерелмәсә, мәктәпләренең уку елына әзерлек актларына кул куелмаячак”, - дип белдерә Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Антон Сотов, диелә район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр