ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде
Татар галимнәре, Казахстан галимнәре белән берлектә, татар каберташ язмаларын тикшерәчәк
КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр
"Үзгәреш жиле"нә барлык билетның 85 проценты сатылган
Мирасханә фондында 50 меңнән артык хәзинә бар – Илһам Гомәров

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама шәһәре прокуроры Фалих Мөстәкыймов вафат

13 август 2017, 12:57

Түбән Кама шәһәре прокуроры Фалих Мөстәкыймов вафат Татарстанның атказанган юристына 53 яшь иде.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Узган төндә 53 яшендә Түбән Кама шәһәре прокуроры Фалих Мөстәкыймов вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Фалих Мөстәкыймов 1964 елның 28 августында Азнакай районында туган. 1983 елда - Лениногорск педагогия училищесын, 1991 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Шул ук елны прокуратура органнарында Яр Чаллыда прокурор ярдәмчесе булып хезмәтен башлаган.

2012 елның февраленнән башлап Түбән Каманың шәһәр прокуроры булып эшләгән.

Фалих Мөстәкыймов «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» билгесе белән бүләкләнгән. Ул Татарстанның атказанган юристы булган.

Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәчелеге, хезмәттәшләре һәм ветераннар Фалих Мөстәкыймовның вакытсыз вафат булуы сәбәпле кайгы кичерә.

Фалих Мөстәкыймов 14 августта 10.00 сәгатьтә Константиновка бистәсендәге Яңа Татар зиратында җирләнәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр