ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләрен Төркиядәге халыкара күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр

13 август 2017, 11:14

Татарстанның сәнәгать мөмкинлекләрен Төркиядәге халыкара күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр Сәнәгать һәм куллану товарларының IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе 18-22 август көннәредә уздырыла.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). 18-22 августта Төркиянең Измир шәһәрендә 86 нчы тапкыр сәнәгать һәм куллану товарларының IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Чарада Татарстан үз стендын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә республиканың машина төзелеше кластеры министрлыгының матбугат хезмәте.

Стенд Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы һәм республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән булдырылган.

Республика делегациясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Аның составына шулай ук Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина, Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һ. б.керәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр