ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Сарман районында чыгыш ясаячак
Халыклар дуслыгы йортында туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты уза
20 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак

Җәмгыять, Мәдәният

Чаллыда “Осталар шәһәре” фестиваленә гаризалар кабул ителә - шәһәр мэриясе

13 август 2017, 10:59

Чаллыда “Осталар шәһәре” фестиваленә гаризалар кабул ителә - шәһәр мэриясе 2016 елда фестиваль Удмуртиядән, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарыннан, Кама Аланы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән якынча 70 останы бергә җыйган.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Яр Чаллыда "Осталар шәһәре" ("Город мастеров") халык һәм декоратив-гамәли сәнгате төбәк фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Әлеге чара 27 август көнне"КАМАЗ" мәдәният йорты каршында оештырылачак. Фестивальдә Яр Чаллы һәм Кама аръягы осталары катнаша ала, дип җиткерә автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Фестиваль кысаларында мастер-класслар, күргәзмә-сату, конкурслар һәм шәһәр иҗат коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы узачак.

2016 елда фестиваль Удмуртия Республикасы, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарыннан, Кама Аланы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән якынча 70 останы бергә җыйган.

Фестивальдә катнашу өчен 24 августка кадәр «Фестиваль НХП» дигән тамга белән dk-kamaz@mail.ru электрон адресына гариза юлларга кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр