ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнехановка Татарстан Милли банкының яңа идарәчесе Марат Шәрифуллинны тәкъдим иттеләр
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 88 процентка тулы булачак
Казанда дагъстанча Мәүлид узды
Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» - "Шәһри Казан" газетасы
Telegramда иске татар телендә яңа канал булдырылды

Мәдәният, Татар дөньясы

Санкт-Петербургның татар рәссамнары Яшел Үзәндә үз эшләрен тәкъдим итәчәк

13 август 2017, 10:41

Санкт-Петербургның татар рәссамнары Яшел Үзәндә үз эшләрен  тәкъдим итәчәк Күргәзмә экспозициясенә И.Вахитов, Р.Тимергалиева, Р.Мифтахетдинов, А.Галимов иҗат иткән әсәрләр керәчәк.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). 25 август көнне Яшел Үзән сәнгать галереясендә Санкт-Петербургта яшәүче татар рәссамнарының "Невадан Иделгә кадәр" күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Кронштад һәм Яшел Үзән шәһәрләре администрацияләре ярдәме белән узачак.

Күргәзмә экспозициясенә И.Вахитов, Р.Тимергалеева, Р. Мифтахетдинов, А.Галимов, Е.Чиханова, О. Еремеева, Р. Ремишевская һәм башкалар иҗат иткән әсәрләр керәчәк.



Төньяк башкаланың рәссамнары барлыгы якынча 40 эш тәкъдим итәчәк.

Күргәзмә Яшел Үзәннең 85 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. Аның кысаларында Кронштадт һәм Яшел Үзән тугандаш шәһәрләре арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту күздә тотыла.

Татарстан Республикасының даими вәкиллеге алга таба да мондый күргәзмәләр оештырырга тели.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Яшел Үзән шәһәре, Сәнгать галереясе, Засорин ур., 2 йорт.

Оештыручылар алдарак хәбәр иткәнчә, чара 25 август көнне 16.00 сәгатьтә башлана.

Рәсемнәрдә - Роберт Мифтахетдинов эшләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр